В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – концерт, уеннар, конкурслар һәм мастер-класслар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). 11-нче гыйнварда Казанда А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә «Раштуа уеннары» бәйрәме узачак, анда барлык теләүчеләр дә катнаша ала.
Бәйрәм программасында - балалар уеннары һәм мастер-класслар, алар 14.00 сәгатьтә башлана.
15.00 сәгатьтә «Коляда», «Красная горка», «Купава» һәм башка коллективлар катнашында концерт башланачак. Концертта шулай ук Духосошественский храмы хоры да чыгыш ясаячак.
Уеннар һәм биюләр белән яшьләр кичәсе 16.30 сәгатьтә башлана. Чарага керү ирекле, дип хәбәр иттеләр А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә.