Автомобиль йөртүчесе олы яшьтәге хатынны бәрдерә һәм кача.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). Казан дәүләт автоинспекциясе 1-нче ноябрьдә Ибраһимов проспектында булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли.
12:15 сәгатьтә билгесез автомобиль йөртүче, беренчел мәгълүматлар буенча, артка таба хәрәкәт иткәндә маневрның куркынычсызлыгына ышанмаган һәм 72 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Зыян күрүче светофорның рөхсәт ителә торган сигналын көтеп, җайга салынган җәяүлеләр кичүе янында торган.
Нәтиҗәдә өлкән яшьтәге хатын-кыз төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган һәм медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң хастаханәдән чыгарылган. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып китә.
Казан дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләрне түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Узган тәүлектә шәһәрдә барлыгы 141 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, шуларның 5-се – зыян күрүчеләр белән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлегенең пропаганда бүлеге.