Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.12.2025, 10:01

Якты утлар белән бизәлгән шарлар һәм гирляндалар: «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда Яңа ел чыршысын кору эшләре башланды

Чыршының биеклеге 12 метрга җитәчәк

Денис Гордийко фотосы

Казанның Идел буе районында, «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда Яңа ел чыршысын кору эшләре башланды. Корылманың биеклеге 12 метрга җитәчәк.

Чыршы якты диодлы гирляндалар һәм яңа ел уенчыклары белән бизәләчәк. Яңа ел символы булган яшел чыршы тирәсенә якты утлар белән бизәлгән өч шар рәвешендәге инсталляция урнаштырылачак, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте.

«Чулпан» мәдәният үзәге янындагы мәйданда төрле төстәге гирляндалар һәм якты диодлы кар бөртекләре утлары кабыначак.

Мәйданда көн саен 16:00–21:00 вакыт аралыгында яңгыраячак матур яңа ел җырлары шәһәр халкына Яңа ел кәефен, сихри мизгелләр бүләк итәчәк.

Чыршы мәйданчыгын ачу тантанасы 19 декабрьгә билгеләнгән. Ул көнне биредә Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында концерт узачак. Кичә кунаклары өчен бай эчтәлекле интерактив программа, музыкаль уеннар һәм флешмоблар әзерләнә.

Бәйрәм чарасы 16:00 сәгатьтә башлана.

Элегрәк Яңа ел алдыннан Казанның барлык районнарында 100 дән артык яңа ел мәйданчыгы әзерләнүе турында хәбәр ителгән иде. Башкала урамнары, парклар һәм скверлар, ишегаллары бәйрәмчә бизәләчәк.

Барлык яңалыклар