Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
БРИКС Уеннары чемпионы турнирдагы атмосфераны Универсиада — 2013 белән чагыштырды
Светлана Колесниченко: «Казан минем икенче өемә әверелде»
БРИКС Уеннарындагы атмосфера Казанда 2013 елгы Универсиада вакытында булган мөхиткә охшаш. Журналистларга әлеге фикерне синхрончы Светлана Колесниченко әйтте.

«Мине һәрвакыт яңа әйберләр кызыксындыра. Казан минем икенче өемә әверелде, монда әйләнеп кайту һәрвакыт күңелле. Спортчылар авылында искиткеч атмосфера хөкем сөрә. Мин 2013 елда Универсиадада катнаштым, һәм гүя шул Универсиадага янә эләктем. Мин төрле ил вәкилләре бер-берсенә елмаеп, сәламләшеп йөргән мөхитне яратам. Бу чынлап та бәйрәм күк! Шул хөрмәттән Казан шәһәренә, БРИКС Уеннарының гамәлдә булуы һәм безнең илдә узуы өчен рәхмәт», — диде ул.

Билгеләп үтик, Светлана Колесниченко БРИКС Уеннарында Россия җыелмасы исәбенә беренче алтын медальне китерде.

2024-06-13T11:26:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.