Әлфия һәм Игорь, алты малайның әти-әнисе, KZN.RU порталы укучылары белән ныклы никах, балаларны тәрбияләү һәм гаилә гармониясе серләре белән уртаклаштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль, Алинә Бережная). 8-нче июльдә Россиядә иң яшь һәм җылы бәйрәмнәрнең берсе - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне гаилә әгъзаларына мәхәббәт аңлату һәм бәйрәмнең төп символы булган ромашка бүләк итү гадәткә керде. Казаннан Ащеуловлар гаиләсе гадәти түгел. Әлфия һәм Игорь 24 ел бергә гомер итү дәверендә алты малайның әти-әнисе булды. Олы уллары Данилга 23 яшь, ә кече Лукага нибары 3 яшь. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан KZN.RU порталы күп балалы гаиләдә кунакта булды һәм бәхетле никах серләре белән таныштылар.
Әлфия Ащеулова зур гаилә турында балачактан хыялланган - җәй көне авылга әбисе янына барган, анда ике туган абыйлары һәм сеңелләре белән очрашкан. «Без туганнар белән бик дус яшәдек, зур өстәл артында җыела, бакчада эшли, бер-беребезгә булыша идек, өйдә дә балалар көлүе тынып тормады. Үз гаиләмдә дә шундый җылы атмосфера булдырырга теләдем», - дип сөйли ул. «Игорь да балаларыбызның күп булуын теләгән икән, туйдан соң ук алты балабыз булуын телим дип әйтеп куйды», - дип искә ала Әлфия. «Тик бу теләгем чынга ашар дип уйламаган идем», - дип көлә Ащеуловларның гаилә башлыгы Игорь.
Безнең геройлар Чаллыда танышкан, биредә Әлфия «КамАЗ» заводында эшләгән, ә Игорь дзюдо буенча тренер карьерасын башлаган. «Мин матур кызны күреп алдым, сөйләшүне нидән башларга белми идем, зур теннис уйнарга чакыру идеясе туды, һәм ул баш тарта алмады», – дип искә ала Игорь. Бер елдан соң алар өйләнешәләр. Әлфия сүзләренә караганда, булачак ире аның йөрәген балаларга мөнәсәбәте белән әсир иткән. «Бервакыт тренировкадан соң Игорьның үзенең шәкертләренә Оноре де Бальзакны укуын күрдем. Балалар аны игътибар белән тыңладылар, мине аларның бик тиз арада уртак тел таба алулары гаҗәпкә калдырды. Нәкъ менә шундый игътибарлы, кайгыртучан ирем булуын теләдем дә», - дип сөйләде Әлфия.
Ащеуловлар гаиләсендә кичке аш - үзенчәлекле ритуал, аш бүлмәсе өстәле артында бөтен гаилә җыела: Игорь, Әлфия һәм аларның балалары – Данил, Денис, Роман, Руан, Аким, Лука. Бүген кич өстәл артында Роман гына юк – ул Мәскәүгә эшкә киткән. «Әйе, кемнең дә булса өйдә булмавына ияләшмәгән, без кичке ашны һәрчак бергә ашыйбыз», - диде Әлфия.
Бу гаиләдә барысын да бергә эшләргә күнеккәннәр – җәен табигатькә чыгарга, кышын чаңгыда һәм тимераякта шуарга, ә хәзер Ащеуловлар шәһәр читендә үз йортларын төзи һәм «Казан – бәхетле гаиләләр шәһәре» шәһәр конкурсында катнашырга әзерләнә, анда берьюлы өч номинациядә катнашачаклар: «Спорт гаиләсе», «Интеллектуаль гаилә» һәм «Иҗади гаилә». Спорт өчен әтиләре җавап бирә – ул малайларда спортка мәхәббәт тәрбияли. «Иң мөһиме - балаларда потенциалны күрү, аларны нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә мәҗбүр итү түгел, ә ачылыр өчен уңайлы мохит булдыру. Безнең гаиләдә ул - спорт. Мин улларымның минем эзләрем буенча барулары белән горурланам», - дип билгеләп үтте Игорь.
Уллары - әниләренең төп ярдәмчеләре. Алар өйдә дә ярдәм итәләр, кибеттән азык-төлек тә алып кайталар. Гаиләдә талашуларга урын юк, биредә өлкән балалар кечкенәләрне күзәтәләр, ә тегеләре, үз чиратында, аларны хөрмәт итәләр һәм тыңлыйлар. «Денис белән безнең аерма зур түгел, шуңа күрә энеләремне карашырга мин Рома тугач ярдәм итә башладым. Һавага алып чыгып йөрдем, әти-әниләр өйдә булмаса, алар белән утырдым. Мин туганнарым күп булуына бәхетлемен – өйдә беркайчан да күңелсез булмый», - дип сөйләде Данил. Ә Руан аңа өстәп: «Абыйларым - минем терәгем һәм ярдәмчеләрем, сыйныфташлар миңа бер сүз дә әйтә алмый, чөнки өч өлкән абыем барлыгын беләләр».
Игорь һәм Әлфия кызыгыз булуын теләр идегезме, дигән сорауга бер тавышка җавап бирделәр: «Малай яки кыз булуында аерма юк, иң мөһиме балалар мәхәббәттә тусын». Сүз уңаеннан, Ащеуловлар гаиләсендә кыз да булачак. Быел җәй олы уллары Данил өйләнә. «Мин дә күп балалы гаиләдән, шуңа күрә Данилның биш бертуганы булуына гаҗәпләнмәдем. Киләчәктә без дә ким дигәндә өч балабыз булуын телибез», - дип планнары белән уртаклашты булачак киленнәре Лена.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Ащеуловлар гаиләсендә үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне алар барысы да бергә үткәрәчәк – бәйрәм өстәле әзерләнәчәк һәм тагын бер тапкыр бер-берсенә мәхәббәт аңлатачаклар. «Бәхетле гаилә – ул тигез хокуклылык, хөрмәт һәм үз гореф-гадәтләре буыннан буынга тапшырыла торган гаилә. Без балаларга мәхәббәт бүләк итәбез, аларга бөтен җаныбызны бирәбез һәм шатлыкта да, борчуларда да - һәрчак янәшәдә булырга тырышабыз. Өйдә сине һәрвакыт көтеп алган кешеләр булу - бу бәхет түгелмени», - дип уртаклашты гаилә бәхете серләре белән Әлфия.