Еш кына Казан метрополитенында кешеләр кул чатырын, букчалар, төргәкләр, күзлек һәм баш киемнәрен югалта. Мондый мәгълүматларны «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте китерә.
Еш кына станцияләрдә хезмәткәрләр кыйммәтле әйберләр дә таба – документлар, банк һәм транспорт карталары, акча янчыклары, кәрәзле телефоннар. Шул ук вакытта ирләр үз әйберләрен хатын-кызларга караганда ике тапкырга ешрак калдыра.
Сумкалар, документлар, банк карталары: казанлылар метрода нәрсә онытып калдыра
Еш кына Казан метрополитенында кешеләр кул чатырын, букчалар, төргәкләр, күзлек һәм баш киемнәрен югалта. Мондый мәгълүматларны «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте китерә.

Еш кына станцияләрдә хезмәткәрләр кыйммәтле әйберләр дә таба – документлар, банк һәм транспорт карталары, акча янчыклары, кәрәзле телефоннар. Шул ук вакытта ирләр үз әйберләрен хатын-кызларга караганда ике тапкырга ешрак калдыра.

Әгәр дә кеше кемнеңдер әйберен тапкан икән, аңа станциядәге кизү торучыга мөрәҗәгать итәргә һәм тикшерү буенча инспекторга тапшырырга кирәк. Югалган предметларны аларны калдырган станциядә метрополитен хезмәткәрләрендә табарга мөмкин.

Бу мәсьәлә буенча шулай ук +7(843)533-70-61 кайнар линиясе телефоны буенча да мөрәҗәгать итәргә була. Әгәр әйбер троллейбуста яки трамвайда югалган булса, +7(843)533-70-90 номеры буенча шалтыратырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, өченче кварталда Казанның трамвай һәм троллейбусларында билетлар булу-булмавын 500 меңнән артык кеше тикшергән. Пассажирларның гомуми санының 1% тан кимрәк өлеше генә түләмәгән.

2024-10-08T17:30:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.