Түбән Елга аръягы пляжында 15 нче июньдә экосабантуй форматында өмә узачак. Акциядә катнашучыларны мәдәни программа, мастер-класслар һәм кыр кухнясы көтә.
Мәйданчыкта шулай ук “Экояз” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Алар ике ай дәвамында кош оялары һәм җимлекләр ясадылар, өмәләргә чыктылар, чишмәләрне төзекләндерделәр һәм йортсыз хайваннарга ярдәм иттеләр.
Конкурсны уздыру вакытында ТР Экология министрлыгына татарстанлылардан 1202 гариза килде. Катнашучыларны «Экоярдәмче», «Экоберләшмә», «Экокоманда» һәм «Экопартнерлар» номинацияләрендә бүләкләячәкләр. Конкурсны «Экология» милли проектын хуплап оештырдылар.
Өмә «Компас» фондының «Милли җыештыру үзенчәлекләре» бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды. Башлана 10:00 сәгатьтә, дип хәбәр итә республиканың экология министрлыгы матбугат хезмәте.