В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы вакыйгаларга бай киләсе ял көннәренә афиша әзерләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Казанда киләсе ял көннәре вакыйгаларга бай булырга тиеш, дип вәгъдә итәләр. Чаралар арасында экология мастер-класслары һәм экотоварлар ярминкәләре, антистресс-медитация, «Библиотөн» акциясе, күңелле стартлар һәм спорт ориентлашуы буенча ярышлар, Бөтендөнья Җир көнен бәйрәм итү һ.б. бар. KZN.RU порталы ялларга, аларны матур тойгылар белән баету өчен, алдан ук программа төзергә тәкъдим итә.
Горький исемендәге паркта иртәнге йөгерү
20-нче апрель 8.45 сәгатьтә
5 километрлы арада йөгерүдә яше, җенесенә яки спорт әзерлегенә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар исемлегенә эләгү өчен рәсми сайтта теркәлү узу һәм махсус штрих-код алу да җитә. Теләк буенча үзең белән дүрт аяклы дуслар – этләрне алырга була, аларга хуҗалары кебек үк, бөтен маршрутны үтәргә туры киләчәк.
Паркларда һәм скверларда «Хезмәт десанты»
20-нче апрель көнне 10.00 сәгатьтә
Казанның 8 паркында һәм скверында традицион гомумшәһәр өмәсе узачак: Горки-Әмәт урманында, Җиңү паркында, Урицкий исемендәге, К.Тинчурин исемендәге, «Калейдоскоп», «Черек күл», «Комсомолец» паркларында һәм «Ак чәчәкләр» бульварында.
Генераль җыештыруда катнашучылар парк территорияләрен чүп-чардан чистартачаклар, һәйкәлләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары, кече архитектура формаларын юачаклар, коймаларны һәм эскәмияләрне буяячаклар, агачлар һәм куаклар утыртуда катнашачаклар, ә профессионаллар шәһәрлеләргә парк объектларын ничек дөрес карап, ремонтларга кирәклеген күрсәтәчәкләр.
Өмәләрнең башка мәйданчыкларындагы кебек үк, паркларда чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю оештырылачак, ә Урицкий исемендәге паркка казанлылар файдаланылган лампочкалар һәм батарейкалар алып килә алачак.
Өмәләр 10.00 сәгатьтә башлана. Кирәкле барлык әйберләр – махсус эшче алъяпкычлары, перчаткалар, тырмавычлар һәм башка инвентарь шунда ук бирелә. Урып-җыюдан соң барлык катнашучыларны да кайнар чәй белән сыйлыйлар. Барлык сораулар буенча Парклар һәм скверлар дирекциясенә телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7 (843) 239-44-33.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Горки-Әмәт урманы «ЭКОяз» өмәсенең төп мәйданчыгы булачак. Казанлылар экологик мастер-классларда, экотоварлар ярминкәсендә, конкурсларда катнаша, экотроплар буйлап экскурсиягә бара һәм кыр кухнясының кайнар ашларын авыз итеп карый алачак. Шунда ук агач утырту акциясе дә узачак.
Казанлылар Горки-Әмәт урманында икенчел эшкәртүгә электролом (белешмәләр өчен тел. 89179279227), макулатура, батарейкалар, «1 – РЕТ яки РЕТЕ» маркировкасы булган пластик шешәләр (теләсә нинди эчемлекләрдән, көнбагыш маеннан), көнкүреш химиясе өчен булган пластик флаконнар (юу чаралары, сыек порошок, шампунь, юыну өчен гельләрдән), пластик канистрлар, «6-PS» маркировкалы полистиролдан пластик савытлар (күбекләнгән ак пластиктан ясалган роллар савыты, күкәй савытлары, торт капкачлары һәм поддоннары – барысы да чиста, ризык калдыкларыннан арындырылган).
Ачык антистресс-медитация
20-нче апрель көнне 10.00 сәгатьтә
Горки-Әмәт урманында, «Нигезләрнең нигезе» киңлегендә ачык антистресс-медитация узачак. Теркәлү өчен сылтама буенча кереп була.
ТР Милли музеенда «Библиотөн»
20-нче апрель көнне 12.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр
Татарстан Республикасы Милли музее «Библиотөн» бөтенроссия акциясенә кушылачак. Кунакларны мастер-класслар, квестлар, әңгәмәләр һәм күзаллаулар кергән бай программа көтә.
Чара музейда 12.00 сәгатьтән алып төн уртасына кадәр барачак. Программада Unischool театр студиясенең әдәби композициясе, Брайль системасы буенча шигырь укучылар конкурсы, А.С.Пушкин иҗаты буенча әңгәмә-презентация, әдәби викторина, мюзикл, квест-уеннар һәм квест-сәяхәтләр, күрсәтмә чыгышлар - шпагаларда реконструкторлар ярышлары һәм башкалар планлаштырылган.
ТР Милли музеенда көн дәвамында барлык экспозицияләр һәм күргәзмәләр дә эшләячәк, дип билгеләп үтәләр. Тулырак программа, шулай ук «Библиотөн»дә катнашу шартлары белән «Вконтакте» социаль челтәрендә музейның рәсми төркемендә, шулай ук +7(843) 292-89-84 телефоны буенча танышырга мөмкин.
Үзәк китапханәдә «Библиотөн»
20-нче апрель көнне 18.00 сәгатьтә
Үзәк китапханәдә Качалов театры актеры һәм Татарстанның халык артисты Илья Славутский белән иҗади очрашу узачак. Актер яраткан шигырьләрен укыячак, актерлык карьерасына китергән юл, кинодагы рольләре турында сөйләячәк, кунакларның сорауларына җавап бирәчәк һәм үз тормышын театр белән бәйләргә җыенучыларга киңәшләрен бирәчәк. Иҗади очрашу ахырында шигырьләр һәм проза уку ниятләнә, шулай ук Качалов театрына билетлар уйнатылачак.
Балалар өчен күңелле стартлар
21-нче апрель көнне 9.30 сәгатьтә
Горки-Әмәт урманында велосезон ачылу хөрмәтенә 2 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балаларны «Обгоняй-ка» клубыннан күңелле стартларда көтәләр. Катнашучылар велосипедларда парк юллары буйлап йөриячәк, шулай ук памп-трек махсус велосипед трассасын узачаклар. Теркәлү сылтама буенча.
«Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгын ачу
21-нче апрельдә 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр
Кереп карау өчен «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы ачыла. 32 метр биеклектән шәһәрнең панорамалы күренешләре белән Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары чәршәмбедән якшәмбегә чаклы 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр хозурлана алачак, дүшәмбе, сишәмбе - ял көннәре.
Брейк-зарядка
21-нче апрельдә 12.00 сәгатьтә
Горки-Әмәт урманында барлык теләүчеләрне Cube контейнер үзәге территориясендә үтәчәк брейк-зарядкага чакыралар. Катнашу бушлай һәм теркәлү таләп ителми.
Яшь натуралистлар түгәрәгенең ачык дәресе
21-нче апрельдә 12.00 сәгатьтә
Җир көне хөрмәтенә Казан зооботаника бакчасының уку классында «Барсята» яшь натуралистлар түгәрәгенең ачык дәресе узачак. Балаларны танып белү лекциясе, үсемлекләр күргәзмәсе һәм «Суккулентлардан композиция» мастер-классы көтә. Мастер-класста катнашу өчен үзең белән тирән булмаган чүлмәкләр яки вазалар, композиция ясау өчен декоратив элементлар алып килергә кирәк, ә суккулентлар һәм туфрак зооботаника бакчасының ботаника бүлеге тарафыннан биреләчәк.
Курчак ясау буенча мастер-класс
21-нче апрель 13.00 сәгатьтә
Бөтен кул эшләренә гашыйк кешеләрне иске савян стилендә курчак ясау буенча мастер-класска кушылырга чакыралар. Дәрес Горки-Әмәт урманының «Дом» экоүзәгендә узачак. Мастер-класста катнашу бушлай, әмма урыннар саны чикләнгән. Язылу өчен телефон: +7 (965)593-09-21.
Татарстанның табигать тарихы музеенда Бөтендөнья Җир көне
20 һәм 21-нче апрель 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр
20 һәм 21-нче апрель көннәрендә Татарстанның табигать тарихы музеенда «Бөтендөнья Җир көне» билгеләп үтеләчәк. Шәһәр халкын квестлар, уеннар, мастер-класслар һәм башкалар көтә.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр килүчеләр өчен «Төрле төстәге планета» танып белү квесты оештырылачак. Биремнәрне үтәү барышында квестта катнашучылар җир белән бәйле кызыклы фактлар белән танышачаклар.
20-нче апрель көнне 10.00 сәгатьтә бәйрәм уңаеннан музейда «Керпене коткарыйк» акциясе башлана. Акция 1-нче майга кадәр дәвам итәчәк, бу вакыт аралыгында барлык теләүчеләр музейга кулланылган энергия саклаучы лампалар һәм батарейкалар алып килә ала. 12.00 сәгатьтә барлык теләүчеләр дә май белән рәсем ясау буенча, ә 15.00 сәгатьтә «Җир планетасы» квиллинг буенча мастер-класста катнаша ала.
21-нче апрельдә 11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр музейга килүчеләр өчен экологик дәрес, ә 13.00 сәгатьтә – «Мавыктыргыч экология» фәнни тамашасы үткәреләчәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.
Чаралар турында мәгълүматны телефон аша ачыкларга була: 8(843) 567-80-37, 567-80-35.
Спорт ориентлашуы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты
20-нче апрель 12.00 сәгатьтә һәм 21-нче апрель 10.00 сәгатьтә
20-нче апрельдә «Сосновая роща» паркында спорт ориентлашуы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты узачак. 21-нче апрельдә ярыш Горки-Әмәт урманында узачак. Катнашучы сыйфатында урыннарда теркәлергә мөмкин.
Галәм серләре турында тамаша
20-нче апрель 14.00 сәгатьтә һәм 21-нче апрель 13.00 сәгатьтә
20-нче апрельдә Горки-Әмәт урманында, «Космос в Кубе» киңлегендә, Россиядә беренче булып «Чын астрономия» галәм серен ачуга юнәлдерелгән тамаша-проекттан «Планета Почемучек» интерактив спектакле тәкъдим ителәчәк. Катнашу һәм теркәлү шартлары турында мәгълүматны сылтама буенча алырга мөмкин.
21-нче апрельдә биредә «Йолдызлар һәм әйләнә-тирә» фәнни-танып белү тамашасы тәкъдим ителәчәк. Катнашу һәм теркәлү шартлары турында мәгълүматны сылтама буенча алырга мөмкин.