В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чәк-чәк музеена нигез салучылар студия өчен ташламалы кредит бирү муниципаль программасы ярдәмендә бинаны сатып алганнар.
Фото: Марат Мөгыйнов
2019 елда «Айда» сувенирлар студиясен Дмитрий һәм Раушания Полосиннар гаиләсе ачкан, алар шулай ук Чәк-чәк музее һәм Париж Коммунасындагы «Чайная история» чәйханәсенең хуҗалары буларак та танышлар. Кремль урамындагы бинаны алар кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм өчен булдырылган ташламалы кредит бирү муниципаль программасы ярдәмендә сатып ала алган. Студиянең төп идеясе – шәһәр рухын саклаучы уникаль сувенир продукция булдыру. Беренче коллекциянең эскизлары шәһәр дизайны, архитектура, традицияләр, мәдәни кодлар һәм символлар нигезендә эшләнелгән. Хәзер студиядә берничә төр продукция бар.
Креатив проектларны үстерү буенча директор Ольга Савельева Казан Мэрына туристларда аеруча зур кызыксыну уяткан сувенирлар турында сөйләде. Алар арасында XVI гасыр орнаментлары рәвешендә җитештерелә торган как, блокнотлар (аларны бер үк вакытта мини-сүзлек буларак та кулланып була), татар телендәге комикслар бар. «Казан ишекләре» сериясе открыткалары да зур кызыксыну уята икән. Ольга Савельева открыткаларда Казан йортларының ишекләре сурәтләнгән һәм аларның адреслары күрсәтелгәнлеген билгеләп үтте. Студиядә формасы буенча әлеге ишекләр рельефын хәтерләтә торган шоколад табарга була. Ольга Савельева сүзләренә караганда, шул рәвешле алар шәһәрнең тарихи биналарын саклауга игътибарны җәлеп итәргә теләгән.
Казанда җитештерелә торган башка сувенирлар арасында татар алфавиты хәрефләре белән күрү сәләтен тикшерү өчен таблица да бар. Шундый ук принт бүләк кружкаларында да бастырылган.
«2013 елгы Универсиада алдыннан, Спорт һәм транспорт инфраструктурасын, отель һәм кунакханәләрне әзерләүдән тыш, 160 илдән килгән кунаклар өчен сувенир продукциясе әзерләүгә дә зур игътибар бирдек. Ул вакытта, нигездә, чәк-чәк һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр, сувенирларда төрлелек юк иде. 10 ел эчендә эволюция булды, һәм бу сыйфатлы үсеш безнең өчен бик кадерле», – дип билгеләде И.Метшин. Ул шулай ук шәһәрнең төрле муниципаль программалар ярдәмендә кече һәм урта бизнес вәкилләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәклеген ассызыклады.
Узган ел «Айда» сувенирлар студиясе базасында остаханә ачылды, анда шәһәр халкы һәм кунаклары өчен чигү төрләре һәм традицион һөнәрләр буенча мастер-класслар үткәрелә. Биредә заманча тегү машиналары һәм янәдән эш халәтенә кайтарылган борынгы машиналарны күрергә мөмкин.
Ольга Савельева Казан Мэрына «Татар осталыгы академиясе»н булдыру һәм аш-су осталыклары, тамбур, бисер, алтын чыбык белән чигү, «тырнак алмалау» техникасы һәм күн мозаикасы сәнгатенә онлайн-укулар үткәрү планнары турында сөйләде. «Без традицияләрне саклап калу белән бергә, кешеләрне дә кызыксындырырга телибез», – дип билгеләп үтте креатив проектларны үстерү буенча директор. И.Метшин әлеге идеяне хуплады. «Бу - безнең тарихның аерым бите», - диде ул һәм проектны тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Студиядә булганнан соң Казан Мэры түгәрәк өстәлдә катнашты, анда кризиска каршы шәһәр штабы эше кысаларында туристлык индустрия вәкилләре белән бүгенге көндәге проблемалар һәм аларны чишү юллары турында фикер алыштылар.