Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2018, 17:05

Студентлар Казан аэропортына исем сайлау бәйгесендә Габдулла Тукай исемен хупладылар

Грим һәм костюмнар ярдәмендә алар Тукай әкиятләре геройларына әверелделәр һәм пассажирларны чәк-чәк белән сыйладылар.

(Казан шәһәре KZN.RU 22-нче ноябрь). Бүген Татарстан башкаласы студентлары "Казан" халыкара аэропортында "Россиянең бөек исемнәре" бәйгесендә татар шагыйре Габдулла Тукай исеменә ярдәм йөзеннән акция үткәрделәр. Грим һәм костюмнар ярдәмендә алар Тукай әкиятләре геройларына әверелделәр. Шундый гадәти булмаган кыяфәттә активистлар халыкара аэропорт кунакларын чәк-чәк белән сыйладылар һәм татар шагыйренең шигырьләрен укыдылар.

Акцияне үткәрү идеясе аңлы рәвештә барлыкка килде, дип белдерә Казан федераль университетының өченче курс студенты, акцияне оештыручы Зилә Мөбәрәкшина. Казан аэропортына биреләчәк исем өчен тавыш бирүнең финал этабы дәвам итә. 30 ноябрьгә кадәр Россия Федерациясенең һәр кешесе илнең бер аэропортын гомуми исемлектән сайлый һәм "бер тавыш – бер аэропорт - бер исем" принцибы буенча тавыш бирә ала. Тавыш бирү берьюлы берничә ысул белән үткәрелә: ВеликиеИмена.рф сайтында, "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләре аша, 8-800-707-93-17 кайнар линия телефоны аша, анкета ысулы белән.

Конкурста җиңүчеләр 5 декабрьдә игълан ителәчәк. Казанда аэропорт өчен яңа атамасына тавыш бирүдә Габдулла Тукай исеме алда бара, икенче урында – авиаконструктор Андрей Туполев исеме, лидерлар өчлеген шагыйрь Муса Җәлил йомгаклый.

Барлык яңалыклар

Студентлар Казан аэропортына исем сайлау бәйгесендә Габдулла Тукай исемен хупладылар

<p> (Казан шәһәре KZN.RU 22-нче ноябрь). Бүген Татарстан башкаласы студентлары "Казан" халыкара аэропортында "Россиянең бөек исемнәре" бәйгесендә татар шагыйре Габдулла Тукай исеменә ярдәм йөзеннән акция үткәрделәр. Грим һәм костюмнар ярдәмендә алар Тукай әкиятләре геройларына әверелделәр. Шундый гадәти булмаган кыяфәттә активистлар халыкара аэропорт кунакларын чәк-чәк белән сыйладылар һәм татар шагыйренең шигырьләрен укыдылар.<br> </p> <p> Акцияне үткәрү идеясе аңлы рәвештә барлыкка килде, дип белдерә Казан федераль университетының өченче курс студенты, акцияне оештыручы Зилә Мөбәрәкшина. Казан аэропортына биреләчәк исем өчен тавыш бирүнең финал этабы дәвам итә. 30 ноябрьгә кадәр Россия Федерациясенең һәр кешесе илнең бер аэропортын гомуми исемлектән сайлый һәм "бер тавыш – бер аэропорт - бер исем" принцибы буенча тавыш бирә ала. Тавыш бирү берьюлы берничә ысул белән үткәрелә: ВеликиеИмена.рф сайтында, "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләре аша, 8-800-707-93-17 кайнар линия телефоны аша, анкета ысулы белән. </p> <p> Конкурста җиңүчеләр 5 декабрьдә игълан ителәчәк. Казанда аэропорт өчен яңа атамасына тавыш бирүдә Габдулла Тукай исеме алда бара, икенче урында – авиаконструктор Андрей Туполев исеме, лидерлар өчлеген шагыйрь Муса Җәлил йомгаклый. </p>