Татарстанның медицина учреждениеләре эшендә 615 студент катнаша
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май, Алинә Бережная). Казан дәүләт медицина университеты студентлары практика вакытында COVID-19 йоктырган пациентлар белән элемтәдә тормаячак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерде.
Медицина университетының дәвалау факультетында, 5-нче курста белем алучы 110 студент медицина учреждениеләре буенча бүленгән, шул ук вакытта аларның берсе дә куркыныч зонасында, йогышлы бүлекләрдә практика узмый.
«Бер генә медицина югары уку йорты студенты да «пычрак зонага» эләкмәячәк. Практика узачак беркем дә инфекция учагында эшләмәячәк», - дип белдерде Лилия Галимова.
Республиканың медицина учреждениеләре эшендә барлыгы 615 студент катнаша, шул исәптән волонтерлар сыйфатында да. Алар әле пандемиягә кадәр үк мөстәкыйль рәвештә практик эшләр узуга урнашкан студентлар.