Тамашачыларга «Без – кырык беренче ел балалары» һәм «Асылкош» спектакльләре күрсәтеләчәк.
Фото: Денис Гордийко
Спектакльләр театрда игълан ителгән мәктәп ае кысаларында узачак. 27 нче март көнне, Бөтендөнья театр көнендә, тамашачыларга Туфан Имаметдиновның «Асылкош» спектакле күрсәтеләчәк. Моның алдыннан танылган татар дизайнеры Наҗия Галимованың мастер-классы оештырыла, дип хәбәр итә К.Тинчурин театрының матбугат хезмәте.
Театр шулай ук республиканың шәһәр һәм районнарында үз спектакльләрен күрсәтәчәк. Театр музеенда экскурсияләр үткәрү планлаштырыла.