В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хезмәттәшлек турындагы килешүгә Казанның Туризм үсешенә булышлык итү комитеты һәм В.Г.Тимирясов ис. Казан инновацион университеты кул куйды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Казанның Туризм үсешенә булышлык итү комитеты һәм В.Г.Тимирясов ис. Казан инновацион университеты хезмәттәшлек итү турында килешү имзаладылар.
Хәзер, килешү нигезендә, уку йорты студентлары Казан туризмын үстерүгә юнәлдерелгән проектларда актив катнашачаклар, дип хәбәр итә Туризм үсешенә булышлык итү комитеты.