В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче тапкыр «Гран-при» номинациясенең өч лауреаты да дөньяның теләсә кайсы уку йортында белем алу мөмкинлеген алдылар.
Фото: president.tatarstan.ru
Рөстәм Миңнеханов тантанада чыгыш ясаганда, барыбыз да кайчандыр студент идек, диде. «Без сезнең темпераментыгызга һәм кызыксынуларыгызга ихластан көнләшәбез. Татарстанның һәм бөтен илнең киләчәге – ул сез, – дип белдерде ул. – Безнең республиканың нинди дәрәҗәдә булуы мәгариф системасының ни дәрәҗәдә конкурентлыкка сәләтле булуына бәйле. Безнең алдынгылар рәтендә булуыбызга шигем юк. Без сезнең белән горурланабыз!»
Төп бүләкне Казан милли тикшеренү технология университетының студент-магистранты Рәхмәтҗан Хәлилов алды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Ул шулай ук Владимир Потанин исемендәге фонд стипендияләр конкурсында һәм ике тапкыр Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында Росмолодежь җиңүче булган.
«Ел студенты» премиясе республикада инде 17 тапкыр тапшырыла. Быел беренче тапкыр «Гран-при» номинациясенең өч лауреаты да «Алгарыш» программасы буенча дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлегенә ия булды. Гран-при иясеннән тыш, бу мөмкинлекне Казан дәүләт медицина университеты студенты Анна Макарова һәм Казан кооператив институты студенты Виктор Петров алды.
Бу елда түбәндәге 18 номинация буенча җиңүчеләр һәм лауреатлар билгеләп үтелде: «Ел старостасы», «Ел интеллекты», «Ел спортчысы», «Елның иҗади шәхесе», «Елның медицина хезмәткәре», «Ел иреклесе», «Ел җәмәгатьчесе», «Ел студенты», «ТР Ел студенты – 2021» Гран-прие, «Елның студентлар үзидарәсе органы», «Елның студентлар фәнни оешмасы», «Елның студентлар оешмасы», «Елның студентлар иҗат коллективы», «Елның студентлар медиасы», «Елның студентлар спорт клубы», «Елның студентлар иҗат клубы» һәм «Ел тулай торагының студентлар советы».
Татарстан Президенты 2022 елны Цифрлаштыру елы дип игълан итте. Тантана үзе дә яңалыклардан башка узмады. Җиңүчеләрне игълан иткәндә һәр номинациядә яңа технологияләр кулланылды. Бүләкләү тантанасында номинацияләрдә җиңүчеләрнең исемнәре язылган конвертларны курьерлар алып килде һәм махсус җайланма ярдәмендә ак кәгазь битендәге лауреат исемнәрен укыды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.