Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.11.2023, 16:02

КФУ студенты Планетаның вице-мисы булган

Җиңү өчен 40 тан артык илдән кызлар көрәшкән

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче ноябрь). Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студенты Алина Гәрәева Камбоджада Miss Planet International халыкара матурлык конкурсында вице-мисс титулын яулаган. Җиңү өчен 40 тан артык илдән кызлар көрәште, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

Сөембикә ханбикә образы белән илһамланып, россияле жюри әгъзалары алдында татар милли костюмында чыккан. Ә кичке киемнәр күрсәтүдә Алина Гәрәева ачык зәңгәрсу төстәге күлмәк киеп подиумга менгән.

«Эчтән мин җиңүгә ышана идем һәм таҗ киюне күз алдыма китердем. Моңа озак килдем, халыкара конкурсларда катнашу тәҗрибәм зур. Таҗны үз илемә алып кайтуыма шатмын. Миңа танышларым, туганнарым ярдәм итте, төрле илләрдән хатлар алдым. Мондый игътибарны моңа кадәр беркайчан да тойганым юк иде. Россия Федерациясенең Камбоджа Корольлегендәге илчелегеннән ярдәм алу бик күңелле булды», – дип уртаклашты студент кыз.

Аның сүзләренчә, белем алуга һәм бер үк вакытта чараларда катнашуга читтән торып уку формасы ярдәм итә.

ТР башкаласында яшәүче кыз шулай ук «Татарстан гүзәле», Miss Planet Russia, «Вице-мисс Россия», «Мисс Азия – Россия», «Мисс фотогеничность – 2021» кебек титулларга ия. Ул Индонезиядә Балида Miss Global–2022 халыкара матурлык бәйгесенең топ–25 исемлегенә кергән, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар