В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче фестиваль Казанда узган ел булырга тиеш иде, ләкин пандемия белән бәйле рәвештә кичектерелде.
Фото: ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). 2022 елда Татарстанда «БДБ илләренең студентлар язы» I Халыкара фестивале узачак. Ул былтыр Казанда узарга тиеш иде, ләкин пандемия аркасында кичектерелде. Яңа срок турында кичә, 19-нчы май көнне, Түбән Новгородта «Россия студентлар язын» ябу тантанасында билгеле булды.
«2022 елда Татарстанның бөтен Россиядән генә түгел, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләреннән дә талантлы яшьләрне җәлеп итү урыны булуы безнең өчен зур дәрәҗә. Без тарихта беренче тапкыр «БДБ илләренең студентлар язы»н кунакчыл каршы алырга шат һәм әзербез, – дип белдерде сәхнәдән ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, булачак фестиваль кубогын кабул итеп.
Ул шулай ук «Россия студентлар язы» проектының вакыт узу белән яшьләр хәрәкәтенә әверелүен һәм берничә буын талантлы кешеләрне берләштерүен билгеләп үтте.
XXIX Бөтенроссия «Россия студентлар язы – Ачышлар язы» фестивале Фән һәм технологияләр елына багышланды. Анда Россиянең 77 төбәгеннән якынча 3,5 мең кеше катнашты. Быел Татарстан делегациясе күпсанлы иде, республиканы 90 студент тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, республика студентлары гомумкоманда зачетында икенче урынны яулады һәм 8 юнәлештә 20 бүләк алды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгының матбугат хезмәте.