Объектта икенче катның тимер-бетон панельләрен монтажлау эшләре бара
Фото: ТР рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды
ТР рәисе каршындагы Дәүләт торак фондында хәбәр итүләренчә, объект төзелеше «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларыннан берсен – шәһәр халкын арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итүне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Илкүләм проектка 2019 елда Россия президенты Владимир Путин инициативасы белән старт бирелде.
Элегрәк KZN.RU Салават Күперендә социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 228 фатирлы йортның якынча 10% ка әзер булуы турында хәбәр иткән иде. Хәзерге вакытта объектта фундамент эшләре алып барыла.