В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Подрядчы, «Комосстрой Казан» Ижау компаниясе 1-нче августта эшкә керешергә әзер.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль, Алсу Сафина). Казанның Совет районында урнашкан «МЧС» торак комплексының икенче йорты төзелешен август аенда яңадан торгызу планлаштырыла. Подрядчы булып «Комосстрой Казань специализированный застройщик» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин алдагы көндә проблемалы торак комплексы янында палаткалы лагерь төзегән өлешчеләр белән сөйләшүдә хәбәр итте. «Бүгенге көндә икенче йорт буенча барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән инде. ТР Президенты имзалаячак документны аласы калды», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Искәндәр Гыйниятуллин хәзерге вакытта өлешчеләргә ярдәм итү Республика фонды, «Фон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Комосстрой Казань специализированный застройщик» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Казанның Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе арасында дүрт яклы килешүгә кул куелуын билгеләп үтте. Проект, шулай ук проблемалы йортлар төзелешен тәмамлау өчен потенциаль инвесторларга бирелә торган компенсацион җир участогы буенча карар бар. Финанслау чыганагы буларак компания җир участогы алачак. ТР Президентының җир кишәрлеге бирү турындагы Указы имзаланганнан соң, ТР өлешчеләргә ярдәм итү фонды һәм «Комосстрой Казан» компаниясе арасында подряд килешүе төзеләчәк.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, подрядчы 1-нче августта эшкә керешергә әзер.
Исегезгә төшерәбез, «МЧС» торак комплексының икенче йортын төзү 2012 елда башланган һәм 2016 елда тәмамланырга тиеш иде. Бер ел элек объект төзелешен яңадан башлап җибәрергә омтылганнар иде, ләкин финанслау булмау сәбәпле, эшләр туктатылды. Булачак подрядчы белән сөйләшүләр узган елның декабрендә башланды.
«МЧС» проблемалы торак комплексы 5 йортны үз эченә ала. Бүгенге көндә 527 фатирлы беренче йорт һәм 102 фатирлы бишенче йорт файдалануга тапшырылган. «МЧС» торак комплексының өченче һәм дүртенче йортлары субай этабында, шул ук вакытта өченче йорт төзелеше федераль акчалар хисабына яңадан торгызылырга мөмкин.