В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тоннель тибындагы юлүткәргеч Казанда 1050 м озынлыктагы участокта төзелә.
Фото: ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). Казанның Идел буе районында бар көчкә Оренбург тракты буенча борылыш төене төзелә. Бу – «Казан» халыкара аэропорты һәм Татарстанның кайбер муниципаль районнары ягына таба юлның күчмә өлеше. Бүгенгә эшләр 65%-ка үтәлгән.
Объект узган елның октябрендә төзелә башлаган иде. Борылыш төене – тоннель тибындагы юлүткәргеч – 1050 м озынлыктагы участокта төзелә. Тоннельнең озынлыгы – 34,4 м, ә киңлеге – 15 м. Тоннель өстеннән үтеп баручы өлеш һәр юнәлештә өч хәрәкәт полосасы белән узачак, һәр полосаның киңлеге 3,75 м тәшкил итәчәк.
Бүгенге көндә төзүчеләр инженерлык коммуникацияләрен күчергән һәм тоннель төзүне төгәлләгән. Шулай ук яңгыр сулары канализациясе һәм тышкы яктырту объектлары төзелеше тәмамлану стадиясендә. Съезд буйлап терәк диварлар төзү һәм юлүткәргечнең тоннель өлешеннән чыгу дәвам итә.
10 көннән соң хәрәкәтне турыдан-туры Казаннан чыгу һәм керү юнәлешендә эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу участокта хәрәкәт тулысынча ябылмаячак.
Борылыш төенен төзүне тәмамлау 30-нчы августка планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.