В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр яны поездлары «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр залында концерт уздыруга бәйле рәвештә билгеләнә
7 июль, якшәмбе көнне, Татарстан башкаласыннан аэропортка өстәмә шәһәр яны поездлары җибәреләчәк. Бу «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр залында концерт уздыру белән бәйле.
7602 номерлы электричка Казан станциясеннән 13:56 сәгатьтә кузгала һәм Аэропорт станциясенә 14:22 сәгатьтә килеп җитә. Кире юнәлештә пассажирлар 7603 номерлы состав белән 19:47 сәгатьтә китә алачак. ТР башкаласында ул 20:13 сәгатьтә булачак.
«Поездлар тукталышларсыз барачак», – дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүмат белән +7(937)625-04-33 телефоны буенча (шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә), шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында яки «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында танышырга мөмкин.