В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сораштыруда 1,6 мең кеше катнашкан
Фото: Денис Гордийко
Сораштыру нәтиҗәләре буенча рейтингта беренче урынны Санкт-Петербург алган. Төньяк башкалага эш буенча һәр тугызынчы респондент килергә тели – 11%. Мәскәүгә – 9% һәм Владивостокка 8% барырга тели икән. 6% ы Сочи һәм Калининградка командировкага барырга тели. Алтылыкны Казан тәмамлый – аны тикшеренүдә катнашучыларның 4% ы сайлаган. Эш буенча Татарстан башкаласына ешрак петербурглылар һәм Түбән Новгородлылар килергә тели. Үз чиратында казанлылар Сочи һәм Владивостокка командировкага барырга тели икән.
Тикшерү Россиянең 351 торак пунктында үткәрелгән, барлык округлар да колачланган. Респондентлар 3-18 нче июльдә тавыш бирде, дип хәбәр ителә SuperJob порталында.