Спорт сарае бозына илнең 10 төбәгеннән 30 дан артык команда чыгачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Бүләкләр өч категориядә уйнатылачак: спорт мастеры, спорт мастерына кандидатлар һәм беренче спорт разряды. Бозга Татарстан, Мәскәү, Пермь крае, Ямал-Ненец автономияле округы, Мәскәү, Самара, Свердловск, Курган, Чиләбе, Владимир һәм Омск өлкәләреннән спортчылар чыгачак.
Ярышлар Спорт сараенда узачак. Ярышлар вакытында «Татарстан» синхрон шуу командасы оешуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара була, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, бу шимбәдә «Черек күл» паркында WinterFest бөтенроссия кышкы фестивале узачак. Көндез фигурист, Олимпия уеннарының көмеш призеры, дөнья, Европа һәм Россия чемпионы Илья Авербух шугалакта ачык мастер-класс үткәрәчәк, ә кичен танылган спортчылар катнашында боз тамашасы старт алачак.