В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан белгечләренә 165 мең сумга кадәр түләргә әзерләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август). Казан IT-компанияләрдә юристлар өчен хезмәт хакы тәкъдимнәре буенча Россиянең иң яхшы 5 шәһәре исемлегенә керде. Мондый белгечләр өчен шәһәрдә уртача базар күрсәткече 80 мең сум тәшкил итә, максималь түләү – 165 мең.
Мәскәү рейтингның башында тора. Монда IT-компанияләрдәге юристларга 250 мең сумга кадәр түләргә әзерләр. Аннан соң 210 мең сум максималь тәкъдим белән Санкт-Петербург килә. Екатеринбург лидерлар өчлеген тәмамлый, анда мондый белгечләр 175 мең сумга кадәр акча эшли ала, дип хәбәр итә Superjob.
Казан рейтингта дүртенче позициядә тора. Аннары Краснодар, Новосибирск, Красноярск һәм Түбән Новгород урнашкан.