Рейтинг лидеры – Санкт-Петербург
Фото: Денис Гордийко
«ТВИЛ.РУ» сервисы мәгълүматларына караганда, рейтинг лидеры – Санкт-Петербург, йорт хайваннары белән броньланган кунакханәләрнең 17% ы аңа туры килә. Икенче һәм өченче урыннарны Мәскәү (10%) белән Сочи (8%) бүлешә.
Шулай ук әлеге унлыкка Краснодар, Анапа, Кисловодск, Түбән Новгород һәм Калининград та кергән. Гомумән алганда, 2024 елның апрелендә йорт хайваннары белән сәяхәт итүләр саны, 2023 ел белән чагыштырганда, 17% ка арткан.
Элегрәк ТР башкаласы апрель аенда елгаларда һәм күлләрдә ял итү өчен популяр булган юнәлешләр рейтингын җитәкләгән иде. Икенче урында Түбән Новгород урнашты, өчлекне Волгоград япты.