В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Җиңү өчен 100 балл» бөтенроссия акциясе беренче тапкыр онлайн-форматта узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). «Җиңү өчен 100 балл» бөтенроссия акциясе беренче тапкыр онлайн-форматта узачак. Мәктәп тәмамлаучылар узган елларда имтиханны йөз балга тапшыручылардан БДИны уңышлы тапшыру буенча киңәшләр ала алачак.
Акция гадәттәгечә апрель дәвамында уза, быел ул Хәтер һәм дан елына багышланган. Төрле төбәкләрдән имтиханны йөз балга тапшырган укучылар мастер-класслар уздыра һәм югары сыйныф укучылары белән үзләренең тәҗрибәләре һәм имтиханнарга уңышлы әзерлекнең серләре белән уртаклашачак.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә билгеләп үтүләренчә, акциядә моңа кадәр үз шәһәрләрендә мастер-классларга килгән укучылар гына катнашкан. Бу юлы илнең барлык төбәкләрендәге укучылар да спикерларны ишетә һәм аларга үз сорауларын дистанцион рәвештә бирә алачак.
Социаль челтәрләрдә #100балловдляпобеды2020 хештегы буенча видеотрансляцияләр табарга мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.