Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2021, 12:15

Хайваннарны стерильләштерү һәм вакцинацияләү: төп сорауларга җаваплар

Йорт хайванын операциягә кайчан алып барырга, аны соңыннан ничек карарга һәм операциянең начар нәтиҗәләре бармы, бу турыда KZN.RU материалында укыгыз.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль, Камилә Гобәйдуллина). Казанда йорт хайваннарын стерильләштерү һәм вакцинацияләүнең бушлай мобиль пункты эшли башлады. Ул шәһәрдә Мэр Илсур Метшин кушуы буенча пәйда булды. Киләсе шимбә, 10-нчы июль көнне, мобиль пункт Отар бистәсенә барачак, бер ай дәвамында ул шулай ук Салмачы, Северная, Кадышево һәм Константиновка бистәләрендә эшләячәк. Стерильләштерү һәм вакцинацияләү хайваннарның сәламәтлегенә ничек тәэсир итә һәм нинди каршылыклар бар – бу һәм башка сорауларга Казан Үзәк ветеринария клиникасы мөдире Булат Нуриәхмәтов җавап бирде.

1. Хайваннарны ничә яшьтә стерильләштерергә мөмкин?

Хайваннарны, токымына һәм төренә карап, төрле яшьтә стерильләштерү мөмкин. Мәсәлән, кайбер мәчеләрне процедурага 6 ай тулгач китерергә рөхсәт ителә. Операция өчен иң кулае дип мәчеләрнең 7 айдан 9 айга кадәрге яше санала. Этләр белән бәйле очракта вариантлар күбрәк: операция яше 6 айдан 1,5 елга кадәр үзгәреп тора. Шуңа да карамастан, һәр очракта да алым шәхси булырга тиеш – операцияне нәкъ менә кайчан үткәрергә кирәк икәнен ветеринар табиб белән бергә хәл итәргә кирәк.

2. Йорт хайванын операциягә ничек әзерләргә?

Операция алдыннан хайванны ашатмаска кирәк. Ачлык вакыты 6-12 сәгать тәшкил итәргә тиеш. Эчү чикләнмәгән, әмма 2-3 сәгать кала рационнан суны алырга атырга кирәк. Кайбер очракларда ветеринария күрсәтмәләре буенча операция алдыннан өстәмә тикшеренүләр үткәрелә: кан биохимиясе, йөрәккә УЗИ, ЭКГ. Шулай ук хайванның стерилизациядән соң тергезелү шартлары турында алдан ук кайгыртыру зарур: хайванның хәлен контрольдә тоту өчен гаиләдән бер җаваплы әгъза билгеләргә кирәк, яту урыны салкыннан һәм ярсыткычлардан читтә оештырылырга тиеш, бәдрәф улагы, запас чүпрәк һәм медицина чаралары сатып алу мөһим.

3. Нинди каршылыклар бар?

Стерильләштерүгә төп капма-каршылыклар – иртә яки бик өлкән яшьтә булу, кискен һәм катлаулы авырулар кичерү, хайванның гомуми халәте канәгатьләнерлек булмаганда.

4. Стерильләштерү хайванның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясыймы?

Дөрес үткәрелгән стерильләштерү хайван сәламәтлегенә берничек тә йогынты ясамый.

5. Операциядән соң хайванга нинди тәрбия таләп ителә?

Операциядән соң хайванга идәндә җылы һәм аулак урын оештыру мөһим, аны диван һәм башка биек урыннарга яткыру киңәш ителми,чөнки егылып төшү ихтималы бар. Җөй өлкәсен даими эшкәртү таләп ителә. Шулай ук яраны ялаудан саклау бик мөһим, әлеге максат өчен, бәлки, махсус яка сатып алырга кирәк булыр. Моннан тыш, берничә көн эчендә авыртуны баса торган дарулар кулланырга тәкъдим ителә: аларны дару төймәсе, укол яки суспензия рәвешендә билгелиләр.

6. Стерильләштерүдән соң хайванның туклануы үзгәрәме?

Стерильләштерүдән соң хайваннар өчен махсус азык билгеләнә. Ул калорияләр, фосфор, магний һәм башка матдәләрнең башка нисбәте һәм эчтәлеге белән аерылып тора. Яки ветеринарлар күрсәтелгән элементларның эчтәлеге түбән булган натураль рационны сакларга киңәш итә. Шулай ук хайваннарны кулдан ашату һәм эчертү ихтималы да бар.

7. Йорт хайваны гадәти тормышка никадәр озак кайтачак һәм аның үз-үзен тотышы ничек үзгәрәчәк?

Күпчелек очракта йорт хайванын тернәкләндерүгә 7-14 көн тирәсе китә. Кагыйдә буларак, берникадәр вакыттан соң, аның агрессиясе кими, ул күпкә тугры, социаль һәм дрессировкага җиңелрәк бирелә башлый. Моннан тыш, хайван территорияне сирәгрәк тамгалый яки, гомумән, моны эшләмәскә дә мөмкин, нәтиҗәдә начар ис тә юкка чыга.

8. Хайваннарны вакцинацияләү ни өчен кирәк? Аларга нинди прививкалар таләп ителә?

Вакцинация хайваннарның йогышлы авыруларын махсус профилактикалау өчен кулланыла. Хайванның һәр төре өчен бу исемлек шәхси. Йорт мәчеләре һәм этләре өчен котыру авыруына каршы прививка ясау мәҗбүри. Дәүләт ветклиникаларында мондый вакцинация түләүсез үткәрелә. Шулай ук үз хайваныңны башка инфекцияләрдән дә сакларга кирәк: мәчеләрне – йогышлы ринотрахеиттан (герпесвирус), калицивирус инфекциясеннән, панлейкопениядән һәм хламидиоздан, этләрне – ерткыч хайваннар чумасыннан , йогышлы гепатиттан, парвовируслы энтериттан, парагрипптан, лептоспироздан.

9. Вакциациягә әзерлек ничек уза?

Аз гына әзерлек таләп ителә, ләкин ул бик гади. Көтелә торган вакцинациягә 10-14 көн кала хайванга бер яки ике тапкыр глистогон чарасы бирергә кирәк. Хайван клиник яктан сәламәт булырга тиеш.

10. Вакциациядән соң начар нәтиҗәләр барлыкка килергә мөмкинме?

Начар нәтиҗәләр булырга мөмкин, әмма бик сирәк очракта гына. Алар арасында – апатия, аз гына тән температурасы күтәрелү, вакцина кертелгән урында шеш барлыкка килү һәм сирәк кенә – аллергия.

Барлык яңалыклар