Проект буенча шәһәр халкына һәм хезмәткәрләргә уңайлы булсын өчен коворкинглар, open space форматындагы кабинетлар һәм заманча актлар залы җиһазландырылачак.
Фото: Кадрлар сәясәте идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче май). Бүген Казан Мэриясендә стажировка үтүче студентлар Совет районы администрациясендә булдылар. Февраль аенда бинада капиталь ремонт башланды, 1974 елда төзелгән бина агымдагы ел ахырына заманча һәм күп функцияле булачак. «Муниципалитет эше бүгенге чынбарлык һәм үзәктә кеше булу принципларына туры китереп оештырылырга тиеш. Без заман белән бергә атлыйбыз һәм шәһәребез халкы ихтыяҗы буенча үзгәрәбез», – дип билгеләп үтте Казан шәһәре Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Айрат Фәизов, ул стажерлар өчен экскурсия үткәрде.
Капиталь ремонт этаплап узачак: башта бинаның яртысын, ә аннары икенче өлешен яңартачаклар. А.Фәизов аңлатканча, шуның ярдәмендә эш процессы туктатылмаячак, һәм район халкы монда үз мәсьәләләрен хәл итү өчен килә алачак. «Августта эшләрнең беренче этабы төгәлләнә, ә ел ахырына ремонт тәмамланачак, һәм без шәһәрлеләрне заманча күп функцияле биналарда кабул итәчәкбез», – дип сөйләде стажерларга А.Фәизов. Проект авторлары хезмәткәрләр өчен дә, халык өчен дә уңайлы шартлар тудыруга йөз тоткан, дип өстәде ул.
Экскурсия барышында стажерларга бинада open space форматындагы кабинетларны, заманча актлар залын, коворкинг-зоналарны, видеоконференцияләр өчен залларны төзекләндерү планлаштырылуы турында сөйләделәр. 5 мең кв. м мәйданлы бинаны ремонтлап кына калмыйча, җиһазлар, мебель, инвентарь белән дә җиһазландырачаклар, моннан тыш, биредә яңа янгын сигнализациясе һәм лифт урнаштырылачак, ә бина янындагы территорияне төзекләндерәчәкләр.
Хәзер Совет районы администрациясендә 150 хезмәткәр эшли. Айрат Фәизов студентларга администрация башлыгы, кабул итү бүлмәсе, архив бүлмәләре, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге хезмәткәрләре, юристлар һәм бухгалтерлар өчен кабинетлар урнашачак урыннарны күрсәтте. «Бинага электр челтәрләре үткәрелде һәм розеткалар саны арттырылды, бу хезмәткәрләр эше өчен кирәк. Моннан тыш, идәнгә горизонталь җылыту җайланмасы салынды. Элек биредә, совет чорындагы башка төзелешләрдәге кебек үк, вертикаль җылылык иде», – дип уртаклашты стажерлар белән А.Фәизов.
Студентлар шулай ук бинаның әлегә ремонт башланмаган бер өлешендә дә булдылар. Вакытлыча кайбер хезмәткәрләргә кечкенә кабинетларда утырырга туры килә, бер өлеше гомумән актлар залында эшләргә мәҗбүр.
«Район хакимияте эшчәнлегенең эчке ягын күпләр белми, шуңа күрә мөмкин булганча яшьләрне аның белән таныштырырга тырышабыз. Шулай итеп, алар безнең эшчәнлекнең үзенчәлеген тулысынча аңлаячак, һәм үзләрен муниципаль хезмәткә багышларга әзер булу-булмауларына төшенәчәкләр», – диде А.Фәизов.
Очрашу ахырында Казан Мэриясе стажерлары Совет районы администрациясе башлыгы урынбасарына сораулар бирделәр.
«Боларның барысы да шәһәр халкы өчен, шул исәптән администрациядә эшләүчеләр өчен башкарылуы куандыра», – дип билгеләп үтте экскурсиядән соң Казан федераль университетының 4 нче курс студенты Аида Сахарова.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр Мэриясе эшчәнлеге белән танышырга теләгән студентлар өчен стажировка 31 нче мартта старт алды. Хәзер проектта ТР башкаласы югары уку йортларының һәм көллиятләренең 27 студенты катнаша. Проект барышында алар шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләре һәм муниципаль предприятиеләр эше белән таныштылар, шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре белән аралаштылар. Июнь аенда стажерларга үз проектлары буенча әзерлекне төгәлләргә һәм аларны якларга туры киләчәк.