Шәһәрдә Глобаль яшьләр саммиты, халыкара яшьләр мөселман мәдәнияте фестивале һәм башка чаралар узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 20-нче ноябрь). Казанга «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы – 2022» статусы бирелде. Мондый карар Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы идарәсе утырышында кабул ителде. Төрле елларда әлеге статуска Истанбул (Төркия), Шираз (Иран), Путраҗая (Малайзия), Фес (Марокко), Доха (Катар) һәм башкалар лаек булды.
«Бу вакыйга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан аеруча тирән мәгънәгә ия, – диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган утырышта. – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусын алу алдыннан зур әзерлек эше алып барылды. Татарстан күп еллар дәвамында үз территориясендә яшьләр катнашында уза торган зур халыкара чараларны кабул итә».
2022 елда Казанда берничә халыкара вакыйга уздыру планлаштырыла. Биредә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшьләр эшләре буенча министрлары катнашында Глобаль яшьләр саммиты, халыкара мөселман мәдәнияте яшьләр фестивале, халыкара ат чабышлары һәм башкалар узачак. Чаралар планының соңгы вариантын Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына әзерләргә кушты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.