Бүген очрашуга 6 нчы Яр буе сайлау округы кешеләре чакырыла
Фото: Денис Гордийко
Бүген чарага 6 нчы Яр буе сайлау округы халкы чакырыла. Алар алдында Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Илсур Хисмәтуллин һәм шәһәр Думасы депутаты Руслан Дуженков чыгыш ясаячак. Очрашу 18:00 сәгатьтә Ильич урамы, 25 адресы буенча Тимерьюлчылар мәдәният йортында башлана.
25 нче гыйнварда 6 нчы Яр буе сайлау округы халкы алдында Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Руслан Забиров һәм Казан шәһәр Думасы депутаты Максим Леонтьев чыгыш ясаячак. Чара 18:00 сәгатьтә Осиновский тыкрыгы, 8 адресы буенча «Залесный» мәдәният үзәгендә башлана.
Докладларның тулы графигын сылтама буенча күрергә мөмкин.