2,4 меңнән артык үзирекле төп компетенцияләрне үзләштерәчәк һәм ярышлар турында кирәкле бөтен мәгълүматны алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август). Казанда БДБ илләренең I Уеннарына волонтерларны укыту башлана. Оештыру комитетына дөньяның 46 иленнән һәм Россиянең 81 төбәгеннән үзирекле кандидатлардан 3193 гариза килгән. Әңгәмәләрне 2451 волонтер узды.
Агымдагы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә укытуның беренче этабы - ориентацион-компетентлы тренинг - онлайн режимда узачак. Белем бирү программасының тренерлары булачак үзиреклеләрнең эшен видеоэлемтә аша координацияләячәк. Киләсе тренингта волонтерлар төп компетенцияләрне үзләштерәчәк һәм уеннар турында кирәкле бөтен мәгълүматны алачак.
Үзиреклеләрне икенче этапта функциональ тренинг көтә, анда балалар үз функциональ юнәлешләренең менеджеры белән һәм турыдан-туры үз бурычлары белән танышачак. Укытуның соңгы, өченче этабы уеннар объектында узачак тренингтан гыйбарәт, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте.
БДБ илләренең I Уеннарында 14 яшьтән 23 яшькә кадәрге 2,5 мең спортчы һәм БДБ илләре командалары составында бер мең рәсми делегат катнашыр дип көтелә. Ярышларда 810 рефери һәм казый хезмәт күрсәтәчәк. 284 комплект медаль уйнатылачак. Ярышлар Казанның 14 спорт объектында узачак.
Уеннарның спорт программасына армрестлинг, бадминтон, баскетбол 3х3, бокс, билбаулы көрәш һәм көрәш, су полосы, пляж волейболы, спорт көрәше, гер спорты, дзюдо, карате, мас-рестлинг, өстәл теннисы, йөзү, самбо, тай боксы, бию спорты, фехтование, футзал, нәфис гимнастика һәм шахмат буенча ярышлар кертелгән.
Уеннар бу елның августында узарга тиеш иде, әмма катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә аларны 4-11-нче сентябрьгә күчерү турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә Россия Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Ачылу һәм ябылу тантаналары Спортсменнар авылы әләмнәре аллеясы территориясендә (Универсиада авылы) ачык һавада театральләштерелгән шоу форматында узачак, дип планлаштырыла.
БДБ илләренең I Уеннарын үткәрү инициативасы белән Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Беренче турнир ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Ул ике елга бер тапкыр узар, дип көтелә.