В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып, концепциянең ахыргы варианты әзерләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында Габдулла Тукай исеме бирелү уңаеннан Казан халыкара аэропортын бизәү буенча тавыш бирү башланды. Республика халкы иҗади төркемнәр тарафыннан эшләнгән концепциянең биш вариантыннан берсен сайлый ала.
Республика халкына сайлап алу өчен «Поэзиянең көмеш җепләре», «Тукай илһамы», «Тукай юлы», «Карлыгач артыннан бар» һәм «Тукай яктылыгы» концепцияләре проектлары тәкъдим ителгән.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» бүлегендә яки турыдан-туры сылтама буенча (https://open.tatarstan.ru/polls/) тавыш бирергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып, концепциянең ахыргы варианты әзерләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, ил аэропортларына бөек ватандашларның исемнәрен бирү буенча «Россиянең бөек исемнәре» конкурсы 2018 ел ахырында узды. Тавыш бирүнең финалында республиканың ике халыкара аэропорты өчен 193 меңгә якын тавыш бирелде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Казан халыкара аэропорты татар шагыйре Габдулла Тукай исемен алды.