Эшләрне майга кадәр җибәрергә мөмкин
Фото: Марат Мөгыйнов
Конкурста катнашучыларның иҗади эшләре эпик, тарихи яки хәрби-патриотик эчтәлеккә туры килергә тиеш. Конкурсның төп максаты – яшь буында сугышчы-геройларның батырлыкларына карата патриотизм һәм горурлык хисләре тәрбияләү, Россиянең хәрби-тарихи мирасын саклап калу.
Эшләр 1 нче майга кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: «Проза» (әдәби хикәя), «Поэзия» (шигырь), «Публицистика» (эссе, очерк, новелла), «Каләм сынау», «Рәсем», «Җыр».
«Бөек Җиңү Геройлары» конкурсы нәтиҗәләре буенча катнашучыларга сертификатлар, ә призерларга һәм лауреатларга дипломнар тапшырылачак. Сылтама буенча конкурсның нигезләмәсе белән танышырга һәм катнашуга гариза тутырырга мөмкин.