В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар «УРАМ» экстрим-паркы, ТР Яшьләр үзәге һәм башка командаларга кушыла алачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Программа апрельдән сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, өч – турыдан-туры һәм ике читтән торып катнашу этаплары каралган. Барлыгы ике юнәлеш буенча эш алып барылачак: «Булдырам һәм үстерәм», «Масштаблыйм һәм үстерәм».
Беренчесендә шәхси проектларын булдырырга һәм гамәлгә ашырырга, ТРның бүгенге көндә эшләп килүче командаларында һәм оешмаларында үз сәләтләрен сынап карарга теләүче 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге егет һәм кызлар катнаша ала.
«Масштаблыйм һәм үстерәм» – яшьләр сәясәте өлкәсендә инде үзен тапкан, әмма яңа киңлеккә чыгарга һәм компетенцияләр даирәсен киңәйтергә теләгән кешеләр өчен. Бу юнәлеш буенча атап үтелгән өлкәдә ике елдан артык эш тәҗрибәсе булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге конкурсантлар гариза тапшыра ала.
Проектның финалистлары «УРАМ» экстрим-паркы, ТР Яшьләр үзәге, ТРның иҗади яшьләре академиясе, Иреклеләрнең ресурс үзәге һәм «Патриот» республика үзәге командаларына кушыла алачак.
Сайлап алу этабында кандидатлар тест сорауларына җавап бирәчәк һәм эксперт комиссиясе белән турыдан-туры әңгәмә оештырылачак, аның нәтиҗәләре буенча жюри катнашучыларның лидерлык потенциалын, командада эшләү күнекмәләрен һәм стандарт булмаган фикерләү сәләтен бәяләячәк. Гаризалар кабул итү кампаниясе 11 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Сайтта теркәлергә мөмкин.