Чистай урамы белән Ф.Әмирхан проспекты киселешендә, шулай ук Сахаров урамында бригадалар иске күтәргечләрне сүтәләр
Фото: тышкы төзекләндерү комитеты
Павлюхин урамында барлык күтәргеч элементларны сүткәннәр. Хәзерге вакытта эшчеләр субайларны бетонлау эшенә әзерләнәләр, инженерлык челтәрләрен өлешчә күчерәләр. Киләсе этапта фундамент салыначак һәм шахталарда, аларның керү төркемнәрендә эшләр башкарылачак.
Ямашев проспектындагы «Ветеринария академиясе» тукталышында урнашкан юл өсте кичүендә субайлар һәм нигезләр сүтелә. Шуннан соң эшчеләр яңа плитә салу өчен бораулау эшләрен башлаячаклар. Чистай урамы белән Ф.Әмирхан проспекты киселешендә, шулай ук Сахаров урамындагы сәүдә үзәге янында урнашкан кичүләрдә бригадалар иске күтәргеч җайланмаларны сүтәләр.
Яңа лифтлар, күпфатирлы йортлардагы кебек, җылы шахталар белән булачак, ә аларны эксплуатацияләү срогы – элеккеләреннән берничә тапкырга артыграк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында.