В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җыелган акчалар «Зәкят» канаты астындагыларны дәвалауга юнәлдереләчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). ТР мөселманнары Диния нәзарәте макулатура җыю буенча «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» республика хәйрия акциясенә старт бирү турында игълан итә. Җыелган макулатураны реализацияләүдән кергән барлык акча ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыручы балаларны дәвалауга юнәлдереләчәк.
Акция кысаларында Аллаһы Тәгалә исемнәрен үз эченә алган кәгазь һәм китаплар, Коръән һәм хәдис аятьләре (мондый китапларны аерым төреп, «дин» сүзе белән имзаларга кирәк) җыю эшләре алып барыла.
Макулатура җыю Сара Садыйкова урамы, 6/22 (7-нче бүлмә) адресы буенча, эш көннәрендә 13:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр башкарыла. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)237-86-18.
Акция 29-нчы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.