В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Август ахырына кадәр казанлылар агымдагы яртыеллык бәяләре буенча меңнән артык басма матбугатка языла ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). Россиядә 2020 елның беренче яртыеллыгына вакытыннан алда язылу кампаниясе башланды. Август ахырына кадәр казанлылар агымдагы яртыеллык бәяләре буенча Россия Почтасы каталогы буенча меңнән артык басма матбугатка языла ала.
Язылуны дөньяның теләсә кайсы почмагыннан сайтта яки яңартылган каталог буенча почта элемтәсе бүлекләрендә рәсмиләштерергә була. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, биредә якынча 3,5 меңләп балалар өчен танып белүгә юнәлдерелгән, матур һәм төрле яклап үстерә торган басмалар, кул эшләре, кулинария, мода турында журналлар, шулай ук эшлекле матбугат һәм спорт турында басмалар, һөнәри һәм тармакка бәйле газеталар һәм журналлар, сәламәтлек һәм бакча турында басма матбугат, төрле катлаулылыктагы кроссвордлар җыентыкларын табарга мөмкин. Әбүнәчеләргә Төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары буенча эксперт советы тәкъдим иткән 2,5 мең басмага 25 процентлы ташламалар бирелә.
Китерү бәясе һәм магистраль ташуга тарифлар элеккеге дәрәҗәдә вакытыннан алда язылу кампаниясе чорында гына сакланачак, дип хәбәр итә Россия Почтасы матбугат хезмәте
Исегезгә төшерәбез, рәсми сайтта һәм почта бүлекләрендә «Игелек агачы» хәйрия акциясе дәвам итә, аның кысаларында теләге булган һәркем нинди дә булса социаль учреждение адресына теләсә кайсы басмага языла ала.