В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Март ахырына кадәр казанлыларның узган ел бәяләре буенча 1,2 меңнән артык басмага язылу мөмкинлеге бар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). Казанлылар 2021 елның икенче яртыеллыгына басма матбугатка вакытыннан алда языла ала. Март ахырына кадәр шәһәр халкының 1,2 меңнән артык басманы – федераль, төбәк һәм җирле әһәмияттәге газета һәм журналларны – узган ел бәяләре буенча яздыру мөмкинлеге бар.
Сайтта һәм Россия почтасы мобиль кушымтасында язылырга мөмкин. Сервислар навигациясе исем буенча журналлар һәм газеталарны сайларга яки эзләү юлында индексны, тема, алфавит, кызыксынулар буенча сайларга мөмкинлек бирә, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак. Басма массакүләм мәгълүмат чараларына шулай ук кәгазь каталог буенча барлык почта бүлекчәләрендә һәм почтальон аша өйдә язылырга мөмкин.
Шулай ук Россия почтасы клиентлары «Игелек агачы» акциясе кысаларында интернат-мәктәпләрдән һәм балалар йортларыннан булган балаларга, картлар йортларыннан өлкәннәргә журналларга һәм газеталарга язылып, хәйрия ярдәме күрсәтә ала. Моның өчен почта бүлекләрендә яки акция битендә адресына язылу планлаштырыла торган төбәк һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, дип хәбәр итә Россия почтасы матбугат хезмәте.