Татарстан башкаласында Казан мэры кубогына акыл уеннары буенча ике көнлек турнир башланды. Ярышларда 300 мәктәп укучысы һәм шәһәрнең мәгариф учреждениеләре студентлары катнаша.
Балалар өчен төрле биремнәрдән торган уен пакеты әзерләнде. 50ләп команда өч яшь категориясенә бүленде: кече, урта һәм өлкән сыйныф укучылары, мәгариф учреждениеләре студентлары.
Призлы урыннарны яулау өчен катнашучыларга ярышларның дүрт этабын уңышлы узарга туры киләчәк, дип хәбәр иттеләр Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
Инде иртәгә үк акыл уеннарына җиңүчеләрне игълан итәчәкләр һәм бүләкләячәкләр. Ел саен Казан мэры кубогына турнирда 300 дән артык кеше катнаша.