Номинацияләр арасында - «Иң яхшы сәүдә урамы», «Иң яхшы ваклап сату базары», «Иң яхшы ярминкә», «Иң яхшы кибет», «Иң яхшы фаст-фуд объекты» һәм башкалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль). Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен үткәрә торган «Россия сәүдәсе» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Конкурсның төп максаты - Россиядә алдынгы тармак тәҗрибәсен һәм иң яхшы сәүдә тәҗрибәсен ачыклау һәм популярлаштыру.
Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнәчәк: «Иң яхшы сәүдә шәһәре», «Иң яхшы сәүдә урамы», «Иң яхшы стационар булмаган сәүдә объекты», «Иң яхшы ваклап сату базары», «Иң яхшы ярминкә», «Иң яхшы мобиль сәүдә объекты», «Иң яхшы фаст-фуд объекты», «Иң яхшы сәүдә фестивале», «Иң яхшы азык-төлекне күпләп сату базары», «Җирле товар җитештерүченең иң яхшы фирма челтәре».
Конкурста катнашу өчен торговляроссии.рф сайтында 10-нчы апрельгә кадәр гариза тутырырга кирәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 8-нче июньдә булачак, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.
Катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин.