Быел форумда илнең төрле почмакларыннан 350-дән артык делегат катнашыр дип планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Казанда 2-нче һәм 3-нче декабрьдә узачак «Игелекле Казан. Хәйриячелек һәм милли проектлар» IV Халыкара форумында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ике көн дәвамында Россия һәм чит илләрнең хакимият органнары һәм хәйрия оешмалары вәкилләре коммерцияле булмаган секторга ярдәм итү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Быел форумда илнең төрле почмакларыннан 350-дән артык делегат катнашыр дип планлаштырыла. Алар 2024 елга кадәр Россия үсешенең милли максатларын тормышка ашыруда коммерцияле булмаган секторның катнашуы турында фикер алышачак. Моннан тыш, форумның программасы белем бирү программасын һәм пленар утырышта катнашуны үз эченә ала.
«Форум - хәйриячелек белән шөгыльләнә торган оешмалар өчен тәҗрибә уртаклашу, үз проектлары турында сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек. Форум тәмамланганнан соң катнашучыларга Татарстанның иң яхшы социаль тәҗрибәләре проектларын үз эченә алган җыентык таратылачак», – дип сөйләде форумны оештыручылар.
Форумда катнашу өчен 22-нче ноябрьгә кадәр сайтта теркәлү узарга кирәк. Чит шәһәрләрдән килгән катнашучылар өчен оештыручылар яшәү мәсьәләсен конкурс нигезендә тәкъдим итәчәкләр.
Форум эшләгән 3 ел эчендә чарада Россиянең 30-дан артык шәһәреннән 1000-нән артык кеше катнашкан.
«Игелекле Казан» проекты Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме белән тормышка ашырыла һәм шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора һәм хәйриячелек мәдәниятен формалаштыруга юнәлдерелгән. Проект ышанычлы хәйрия фондларын, социаль юнәлешле компанияләрне һәм волонтерлык берләшмәләрен берләштерә.