В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яхшы проектлар ресурс ярдәме алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). Казанда IV «Игелекле Казан» социаль әһәмиятле проектларга ресурслы ярдәм күрсәтү шәһәр конкурсы башланды. Анда коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар катнаша ала. Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар проектларны гамәлгә ашыруда ресурс ярдәме алачак.
Ике ел эчендә конкурста коммерциягә нигезләнмәгән оешмалардан һәм физик затлардан 168 проект тәкъдим ителде: Казанда «ВелоИгелек» гаилә бәйрәме, «Игелекле фудтрак» проекты, «Йөрәкле шәһәр – сердца города» инклюзив гаилә фестивале, «Бумага во благо», «Язмыш бүләге» фотокүргәзмәсе, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен велосипед прокаты.
Катнашу өчен гаризалар dobrokonkurs.ru сайтында 31-нче мартка кадәр кабул ителә. Проект Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып тормышка ашырыла.