Конкурс дүрт этапта узачак, гаризалар кабул итү 19-нчы мартта тәмамланачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Казан метрополитенының икенче линиясенең станция интерьерларының иң яхшы концепциясенә конкурс старт алды. Конкурс 26-нчы мартка кадәр дүрт этапта узачак.
Конкурста катнашучылар Казан метрополитенының икенче линиясенең дүрт станциясендәге иҗтимагый зоналар интерьерлары концепциясен тәкъдим итәчәкләр: «Академик Сахаров урамы», «ТАССРның 100 еллыгы», «10 нчы микрорайон», «Юлиус Фучик урамы».
Метрополитен станциясенең һәр архитектура концепциясе өчен бүләкләү суммасы 500 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе матбугат хезмәте.
Конкурста катнашу өчен тутырылган гаризаны metro-tigp@mail.ru электрон почтасына җибәрергә һәм тәкъдим ителгән биремне барлык дүрт метро станциясе буенча үтәргә кирәк. Барлык кирәкле документлар сайтта урнаштырылган. Гаризалар кабул итү 19-нчы мартта тәмамланачак.
Сайлап алу критерийлары белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
«Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесендә хәбәр итүләренчә, «Юлиус Фучик урамы» станциясе шул ук исемдәге урам һәм Зорге урамнары киселеше алдыннан урнашачак. Анда 4 төшү булачак – икешәр вестибюльгә, шулай ук Фучикта эскалатор каралган. «10 нчы микрорайон» станциясе Юлиус Фучик урамы һәм Академик Завойский урамы киселеше алдыннан урнашачак һәм анда 5 төшү юлы булачак: 3 беренче җир асты вестибюлендә һәм 2 икенче вестибюльдә. «ТАССРның 100 еллыгы» станциясе шулай ук Юлиус Фучик урамында, Ломжа һәм Нокса авышлыгы урамнары киселешендә урнашачак. Станциягә 6 төшү юлы булачак : 2 беренче җир асты вестибюльендә һәм 4 икенчесендә. «Академик Сахаров» станциясе «Мега» сәүдә үзәге каршында, Альберт Камалиев проспекты ягыннан Җиңү проспекты белән кисешкән урында урнашачак. Станциядә өч төшү юлы планлаштырыла: икесе беренче җир асты вестибюлендә һәм берәү икенче вестибюльдә. Уңайлы мохит, нормативлар буенча, метроның һәр станциясендә булачак.