Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2023, 17:08

«Ел укытучысы – 2023» конкурсының шәһәр этабы башланды

Анда Казанның 92 белем бирү оешмасыннан 94 педагог катнаша.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче гыйнвар). Казанда «Ел укытучысы – 2023» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының шәһәр этабы башланды. Анда Казанның 92 белем бирү оешмасыннан 94 педагог катнаша.

Конкурс 9 номинация буенча уза: «Предмет укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Педагогик дебют», «Ветеран-педагог», «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе», «Кеше тәрбиячесе», «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Педагог-психолог», «Мәгариф учреждениесенең инклюзив белем бирү педагогы». Шәһәр конкурсында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре Казан Ратушасында март башында игълан ителәчәк.

«Ветеран-педагог» номинациясе буенча конкурста катнашучы педагоглар өчен сынаулар эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә ике ел үткәрелмәде, быел алар яңартылды. «Мәгариф учреждениесенең инклюзив белем бирү педагогы» номинациясе буенча үз проектларын тәкъдим итүче педагоглар өчен сынаулар беренче тапкыр үткәрелә, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте.

Жюри әгъзалары – шәһәр вузлары, ТР Мәгарифне үстерү институты, Казан педагогика көллияте вәкилләре, һөнәри конкурсларда җиңгән педагоглар.

Исегезгә төшерәбез, узган елның октябрендә 2 нче лицей-интернатның җәмгыять белеме һәм тарих укытучысы Илсур Җиһаншин илнең иң яхшы 15 педагогы исемлегенә керде һәм конкурс лауреаты булды.

Барлык яңалыклар