В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Семинарлар 1 августта башланачак пилот проекты алдыннан уздырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль, Алсу Сафина). Казанда йортлар башлыклары өчен чүпне аерып җыю буенча семинарлар үтә – аларга 1 августта башланачак пилот проекты кысаларында чүпне ничек аерырга кирәклеген күрсәтәләр. Искәртергә кирәк, 109 контейнер мәйданчыгында сары һәм соры төсле кәгазьләр ябыштырылган 428 контейнер урнаштырылачак. Беренче чаралар кичә кич Лядов ур., 16 адресы буенча 112-нче мәктәптә һәм Дементьев ур., 16 адресы буенча 145 номерлы лицеенда узды.
Шуларның берсендә 40 кеше катнашты. 145-нче лицейга 20-гә якын кеше килде. Йорт башлыкларына әлеге проект турында, чүп аеруның төп принциплары хакында сөйләделәр. Семинарларда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы урынбасары Марат Мәхмүтов, ТКХ комитеты рәисе урынбасары Әлмир Корбанов, ПЖКХ Идарә итүче компаниясенең эксплуатация буенча директоры Евгений Туз, “Авиатөзелеш районы” идарә итүче компаниясенең директоры вазыйфаларын башкаручы Анатолий Власов катнашты.
Семинар алдыннан чүп аеру кагыйдәләре язылган листовкалар таратылды. Мәгълүмат листовкаларда гына түгел, подъездлардагы игълан такталарында да барлыкка киләчәк. Шулай ук Авиатөзелеш районында яшәүчеләрнең июль ае өчен хисап кәгазьләрендә дә булачак.
Чүпне аерып җыю проекты турында тулырак мәгълүмат белән ТКХ комитеты рәисе урынбасары Әлмир Корбанов таныштырды. моннан кала, ул калдыкларны корыга һәм юешкә нигә аерырга кирәклеген аңлатты.
Хәзер Авиатөзелеш районында яшәүчеләргә чүпне ике контейнерга аерырга өйрәнергә туры килә. Чүп аеру катлаулы түгеллеген семинар оештыручылар үз мисалларында расладылар. Алар махсус әзерләнгән чүпне ике төр контейнерга аерып күрсәттеләр.
ТКХ комитеты рәисе урынбасары ассызыклап үткәнчә, контейнерлардагы чүп аерым чыгарылачак. Ул йорт башлыкларына игътибарлы булырга кушты, әгәр ике контейнерларны бер машинага төяүләре ачыкланса, бу факт турында “Ачык Казан” системасына, Идарә итүче компаниягә, ТКХ комитетына һәм Башкарма комитетка хәбәр итәргә кирәк булачак.
Әлмир Корбанов куркыныч калдыклар – батареялар, энергия саклый торган терекөмешле, люминесцент лампалар, градусниклар – турында да әйтеп узды. Алар өчен шәһәрдә 80-нән артык экобокс урнаштырылачак.
Йорт башлыклары игътибар иткәнчә, моңа балалар бакчасыннан ук өйрәтү уңышлы булачак. Әлмир Корбанов билгеләп үткәнчә, укучыларга экологик тәрбия бирү программасы эшләнгән.
Семинарда катнашучылар кешеләр чүпне элеккечә бер капчыкка гына җыймаслармы икән дип шик белдерде.ТКХ комитеты рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, беренче вакытта шулай булыр. Казанлылар чүпне аерырга өйрәнергә вакыт кирәк.
Семинарлар бүген дә дәвам итәчәк – 17.00 сәгатьтә ул 62-нче мәктәптә (Симонов ур., 5), 18.30 сәгатьтә 77-нче мәктәптә (Айдаров ур., 2) узачак.