Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2025, 16:12

Нариманов урамындагы борынгы йорт Мәдәни мирас объекты статусын алырга мөмкин

Йорт XX гасыр башында Казан сәүдәгәре өчен төзелгән булган

Казанда Мәдәни мирас объектлары дәүләт исемлегенә Нариманов урамындагы борынгы йортны кертергә планлаштыралар. Бу ТР Мәдәни мирас объектларны саклау комитеты сайтында урнаштырылган Дәүләт тарихи-культурологик экспертиза актында күрсәтелгән.

Ике катлы таш бина XX гасыр башында Казан сәүдәгәре Мөхәммәт-Садыйк Гайсич Мусин өчен төзелә. 1917 елда йорт шәһәр милкенә күчкән, һәм анда балалар поликлиникасы урнаштырганнар. Бу сыйфатта йорт казанлыларга янгын чыкканчы 2017 елга кадәр хезмәт иткән. 2019 елда Нариманов урамындагы 56 нчы йортны сатканнар, төзекләндерү эшләре башланган.

Хәзерге вакытка бинаның тарихи кыйммәткә ия корылмалары сакланган – чын кирпеч диварлар, «монье» тибындагы гөмбәзле түшәмәләр, мәрмәр валчыклы бетон баскычлар. Интерьерларда беренче һәм икенче катларның парад баскычлары вестибюлен бизәү, үсемлек бизәге белән сурәтләнгән түшәм һәм диварның өске өлеше, кайбер мичләр, тәрәзә йөзлекләре сакланып калган.

Белгеч бәяләмәсе буенча, йорт XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы шәһәр утарының тарихи, архитектур-шәһәр төзелеше һәм мәдәни кыйммәткә ия булган традицион үрнәге буларак кызыклы.
Барлык яңалыклар