Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.04.2019, 14:09

Борынгы иконалар, китаплар, самавыр һәм «Зингер» машинасы: таможня Казан Кремле экспозицияләрен тулыландырды

Бүген «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына мәдәни кыйммәткә ия булган 10 предмет даими саклауга тапшырылды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель, Алена Мирошниченко). Бүген «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына мәдәни кыйммәткә ия булган 10 предмет даими саклауга тапшырылды. Алар арасында XVII гасыр ахыры – XVIII гасыр башында ясалган икона, XVIII гасыр азагында чыккан иске татар телендәге китап, 1793 елның Россия империясенең 5 тиенлек бакыр акчасы, XX гасыр башында Казанда нәшер ителгән Изге Коръән һәм башкалар бар. Барлык әйберләрне дә Россия Федерациясе чиге аша Татарстан, Оренбург һәм Самара таможняларында законсыз рәвештә алып чыгарга теләгәннәр. Тапшыру процессы бүген җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында узды.

Журналистларга Россия Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе Глеб Петухов сөйләгәнчә, таможня предметларын конфискацияләгәннән соң, алар эксперт бәясен узган һәм мәдәни кыйммәткә ия дип танылган. «Без күп әйберләрне алабыз, әмма алар барысы да мәдәни кыйммәткә ия түгелләр. «Аэропорт–Казан» таможня посты башлыгы Мирзанур Гәрәев билгеләп үткәнчә, аларның беренче этабындагы эше – предметларны ачыклау һәм конфискацияләү нәтиҗәсендә экспонатларга икенче тормыш биреләчәк, һәм алар халыкка хезмәт итәчәк.

Шулай ук чарада катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм таможня хезмәте коллегаларына рәхмәт белдерде. «Без элек яшәгән буыннар тарихы өчен җаваплыбыз. Предметлар узган тормышның дини эчтәлеге турында да, көнкүреше турында да сөйләячәкләр. Тапшыру процессы җиңелләрдән булмады - суд тикшерүе дә, исбатлау базасын җыю да, югары дәрәҗәдәге экспертлар эше дә үткәрелде. Экспонатлар шактый катлаулы һәм озын юл узды», - дип сөйләде ул.

«Музей өчен фондны тулыландыру - һәрвакыт шатлыклы вакыйга. Бу әйберләрнең музейга эләгүе бик мөһим - бу аларның сакланышына гарантия. Таможня алмаган очракта, алар югалыр иде», - дип ассызыклады «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева. Хәзер тапшырылган әйберләрне экспертиза көтә, аның барышында тикшеренүчеләргә аларның килеп чыгышын, тышкы төрнең үзенчәлекләрен, эчтәлеген, сакланыш дәрәҗәсен өйрәнергә туры киләчәк. Кирәк булган очракларда реставрация процедурасын үткәрәчәкләр.

РФ Мәдәният министрлыгы һәм Идел буе федераль округы буенча РФ Мәдәният министрлыгы карары буенча Казан музейлары экспозицияләре шулай ук Тимофей Грановскийның XX гасыр башында Мәскәүдә нәшер ителгән сочинениеләре (1-2 том), 1881 елда Санкт-Петербургта нәшер ителгән «Европа халыклары тормышы» китабы, 1906-1907 елларда чыккан «Молитва Масуди» китабы, Франц Кенигның «Табиблар һәм укучылар өчен шәхси хирургиягә җитәкчелек» китабы, XX гасыр башындагы «Тула шәһәрендә Меер Иосифович Слюзбергның Сәүдә-сәнәгать ширкәте пар самавыр фабрикасы» маркировкасыбулган самавыр һәм XX гасыр башында Европада җитештерелгән «Зингер» фабрикасының тегү машинасы белән дә баетылачак. Әлеге предметларны 2004 елдан 2010 елга кадәр Россия һәм чит ил гражданнары, «Мәдәни кыйммәтләрне чыгару һәм кертү турында»гы РФ Законы таләпләрен һәм «Тарифсыз җайга салу чаралары турында»гы Евразия икътисадый комиссиясе коллегиясе карарын бозып, Россия Федерациясе территориясеннән законсыз алып чыгарга теләгәннәр.

«Без яңа экспонатлар буенча елга бер тапкыр күргәзмә ясыйбыз. Өлгерсәк, экспонатларны быел ук өлешләп чыгарачакбыз. Әйтик, көнкүреш әйберләре - самавыр, «Зингер» тегү машинасы иртәгә үк тематик күргәзмәгә эләгергә мөмкин, ләкин иске акча, гарәп графикасының кулъязма факсимиль басмалары, XVII гасыр ахыры - XVIII гасыр башына караган икона ныклап өйрәнүне һәм реставрацияне таләп итә», – дип аңлатты З.Вәлиева. Мәсәлән, узган гасыр башында Казанда нәшер ителгән борынгы Коръән - Ислам мәдәнияте музее экспонатлары арасына, ә Урыс иконасы Благовещение соборы тарихы музеена экспонат буларак керә ала.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе тарафыннан дәүләт кеременә, мәдәният учреждениеләренә һәм дини оешмаларга мөрәҗәгать ителгән мәдәни кыйммәтләрне тапшыру практикасы күптәннән алып барыла. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы өчен бу фондны шул рәвешле тулыландыруның өченче очрагы. 2015 елда музей җыелышы 12 мәдәни кыйммәт белән тулыландырылды, алар арасында тәре, штык-пычак һәм пыяладан ясалган декоратив-гамәли сәнгатьнең 10 предметы бар.

Барлык яңалыклар