Җылылык җибәрү буенча эшләр башка станцияләрдә дә алып барыла
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). «Дубравная» метро станциясендә җылытуны торгызу буенча эшләр башкарылды, хәзер станция ягу сезонына әзер, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП.
«Дубравная»да ике вестибюльдә дә җылыту системасы прессланган һәм юылган, төзек булмаган радиаторлар алыштырылган, электр котельныйларының эше әзер һәм тикшерелгән. Җылылык җибәрү буенча эшләр башка метро станцияләрендә дә алып барыла.
Моннан тыш, «Метроэлектротранс» МУП хезмәтләре пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм Казан метрополитены станцияләренә эстетик тышкы күренеш бирү буенча эшләрне дәвам итә.
Мәсәлән, «Метро» тибындагы ишекләрнең икенче рәтен урнаштыру буенча эшләр алып барыла, хәзерге вакытта 141 ишекнең 96 сы урнаштырылган. Аларның эшен яхшырту өчен яңа ишек доводчиклары сатып алынган һәм урнаштырылган, алар ипле һәм автомат рәвештә ябылу өчен кулланыла.