В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәдвәл проектын РФ Мәгариф министрлыгы һәм Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте бастырган
Фото: Денис Гордийко
Беренче БДИ 23 нче майга билгеләнгән, 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар география, әдәбият һәм химия тапшырачак.
Рус телен чыгарылыш укучылары – 28 нче майда, база һәм профиль дәрәҗәсендәге математиканы – 31 нче майда, җәмгыять белемен 4 нче июньдә тапшырачак. Информатика буенча имтиханны укучылар ике көн дәвамында – 7 нче һәм 8 нче июньдә тапшырачаклар, тарих һәм физика бер көнгә – 10 нчы июньдә берләштереләчәк.
Биологияне һәм чит телнең (инглиз, испан, кытай, немец, француз) язма өлешен чыгарылыш укучылары 13 нче июньдә язачак. Чит телнең сөйләм өлешенә ике көн – 17 нче һәм 18 нче июнь бүлеп биреләчәк.
Төп дәүләт имтиханының төп чоры 24 нче майдан 14 нче июньгә кадәр узачак. Беренче көнне, 24 нче майда, чит телнең (инглиз, испан, немец, француз) язма өлешен тапшырачаклар, ә 25 нче майда – телдән.
Биология, җәмгыять белеме һәм химияне укучылар – 27 нче майда, ә география, тарих, физика һәм химияне 30 нчы майда тапшырачак. Рус теле буенча имтихан – 3 нче июньдә, математика буенча 6 нчы июньдә узачак.
География, информатика, җәмгыять белеме буенча ТДИ – 11 нче июньгә, ә биология, информатика, әдәбият һәм физика буенча 14 нче июньгә билгеләнгән.