Ифтарны оештыруда катнашыр өчен волонтерлар җыела.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). VI Республика ифтары 26-нчы һәм 27-нче май көннәрендә Казанның теннис академиясендә узачак. Быел оештыручылар ифтарны ирләр һәм хатын-кызлар көненә бүлергә карар бирде.
Республика ифтарында 10 мең мөселман һәм Казан кунаклары катнашыр дип көтелә. Шулар арасында социаль якланмаган кешеләр – күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятим балалар, инвалидлар, сукырлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән башка кешеләр, шулай ук төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Россия төбәкләреннән мөселман руханилары вәкилләре, мөселман илләренең Россия Федерациясендәге илчеләре, милли республикаларның вәкаләтле вәкилләре, җәмәгать эшлекләре һәм башкалар. Ифтар оештыручылары кунаклар өчен бай мәдәни программа әзерли.
Ифтарны оештыруда катнашыр өчен волонтерлар җыела. Ифтар кунакларын каршы алу, бергәләп намаз уку, аш китерү һәм өстәлләр җыештыру өчен 16 яшьтән алып егетләр һәм кызлар чакырыла. Волонтерларны теркәү «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә бара. Волонтер булып теркәлү өчен телефон - 8-927-453-30-00, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының диния нәзарәте.