Чара «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Чараны кабат «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта оештырачаклар.
2023 елда фестивальдә 55 меңгә якын кеше катнашты. Беренче тапкыр ул берьюлы ике мәйданчыкта – «Казан» гаилә үзәге янында һәм Казан Кремленең Гавами урыннарында узды. Программага официантлар ярышы, тартар әзерләү конкурсы, кулинария буенча һәм балалар өчен мастер-класслар, блогерлардан лекцияләр, кавер-төркемнәр чыгышлары һәм бүләкләр уйнату кергән иде. «Тәмле Казан» узган елның илкүләм вакыйгасы дип танылды.